Вверх

"САБА" Индустриаль паркында төзелеш барышы

20.07.2020

Байлар Сабасында индустриаль парк төзелеше башланды
«Саба» паркы - РФ Икътисади үсеш министрлыгы конкурсында җиңеп, федераль финанслау алган өч проектның берсе. Объектның бәясе 350 млн сум
ТР икътисад министры Фәрит Габделганиев «Татар-информ»МА матбугат конференциясендә. Бүгенге көндә Татарстанда 91 сәнәгать мәйданчыгы эшли, бу, Россия индустриаль парклары ассоциациясе мәгълүматлары буенча, РФдә барлык сәнәгать мәйданчыкларының 10% ын тәшкил итә, аларда Россия сәнәгать парклары резидентларының 30% ы тупланган.
Татарстан Республикасы Икътисад министрының беренче урынбасары Рөстәм Сибгатуллин аңлатып үткәнчә, Татарстан Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгының җитештерү бизнесын үстерү өчен проектларны сайлап алу конкурсында катнашкан. Шуларның өчесе отты һәм финанслау алачак. Аерым алганда, «Саба» индустриаль паркы төзелешенә федераль бюджеттан 250 млн сум бүлеп бирелгән, ә объектның гомуми бәясе – 350 млн сум. Республика финанславы 58,6 млн. сум тирәсе тәшкил итәчәк, 20% ы шәхси инвесторлар кертәчәк.

Бу көннәрдә бүлеп бирелгән җир кишәрлегендә төзелеш бара, кирәкле инженер инфраструктурасы, юллар үткәрелә, җитештерү биналары төзелә. Производство бинасы кирәк булган эшмәкәрләр, яки аннары бу территориядә төзеләчәк, йә мәйданнарны арендага алачак, һәм төзелеш һәм барлык документларны килештерүгә вакытны сарыф итмәячәк, ә бөтен энергияләрен үзләренең җитештерү бизнесына җибәрәләр.

Исегезгә төшерәбез, «Саба» сәнәгать паркы - Татарстанда авыл җирендә урнашкан бердәнбер индустриаль мәйданчык. 2024 елга биредә 22 резидент тупланачак һәм 500 дән артык эш урыны булдырылачак.